Россия армиясе бер тәүлек эчендә берьюлы өч торак пунктны азат иткән
Соңгы тәүлектә Россия армиясе СВО зонасында берьюлы 3 торак пунктны азат иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Запорожье өлкәсендә “Восток” гаскәрләр төркеме Долинканы дошманнан чистарткан. Моңа кадәр шушы ук гаскәрләр төркеме Копани, Воздвижевка торак пунктларын азат иткән булган. Донецк халык республикасында Кучеров Яр “Центр” гаскәрләр төркеме контроленә күчкән.
Торак пункт, Доброполье юнәлешенә таба, моңа кадәр азат ителгән Торецкий тирәсендә урнашкан. Сумы өлкәсендә исә “Север” гаскәрләр төркеме Перше Травня авылын (Новоконстантиновка) контрольгә алган. Ул Курск өлкәсе чигендә үк диярлек урнашкан.




