Табиб гипертониянең күзгә бәрелеп тормаган сәбәпләрен аңлаткан
Мәскәү өлкәсенең баш кардиологы Мария Глезер “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә гипертониянең күзгә бәрелеп тормаган сәбәпләрен атап үткән. Белгеч басым ясап әйткәнчә, югары кан басымы йөрәк-кан тамырларына нык “суга”.
“Халыкның (балалар керми)_уртача 40-42 проценты артериаль кан басымы югары булудан интегә. Яшь барган саен, югары кан басымы нормага әйләнә. дигән фикерне ишетергә туры килгәли. Әмма дөрес фикер түгел бу. Кан басымының югары булуы начар, зыянлы. Кан тамырларының картаюын күрсәтә ул”, – дип басым ясап әйткән табиб.
Глезер сүзләренә караганда, кан басымы 140тан артмаска тиеш. Артса, димәк, гипертония. Ә инде сәбәпләренә килгәндә, төрлечә булырга мөмкин.
“Генетика да, тормыш рәвеше дә, артыгын ашау да роль уйный. Ата-ана гипертониядән интегә икән, баласында да чир куркынычы арта. Шуңа күрә гаиләдә профилактика эшен бик иртә башларга кирәк”, – дип аңлаткан белгеч.
Кардиолог, көндәлек алып, кан басымы турында мәгълүматларны шунда теркәп барырга киңәш иткән. Шул ук вакытта ул һава торышының да кан басымына йогынты ясарга мөмкин булуын искәрткән.






