Җәен мәктәп яны лагерьларында 22 мең бала ял итәчәк
Казанда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Бу җәйдә аларда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 22 мең 493 бала ял итәчәк. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм шәһәрнең 160 мәгариф учреждениесен колачлаячак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.
Укучылар өчен бай программа әзерләнгән. Балаларны квестлар, экскурсияләр, сәнәгать предприятиеләренә, иҗат остаханәләренә виртуаль сәяхәтләр, шулай ук Татарстанның мәдәнияте, тарихы һәм халык кәсепләренә багышланган чаралар көтә. Лагерьларда дежур төркемнәр 8:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк. Җәйге кампаниянең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып балаларның иминлеге кала. Каникул алдыннан шәһәрнең барлык мәктәпләрендә куркынычсызлык көннәре, сыйныф сәгатьләре һәм профилактик инструктажлар уздырылган. Бу эшкә ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка профильле хезмәтләр хезмәткәрләре җәлеп ителгән. – 21 көнгә мәктәп яны лагерена юллама бәясе 920 сум тора. Чыгымнарның төп өлешен республика бюджеты каплый. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен мәктәп яны лагерьларында ял бушлай оештырыла, – диде Ризванов.
Лагерьлардан тыш, җәйге чорда Казанда яшүсмерләр өчен хезмәт бригадалары эшен дәвам итәчәк. Аларда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 689 укучы катнашыр дип көтелә. Балалар мәгариф учреждениеләрендә һәм биналарында эшләячәкләр. Хезмәт сменасы, яшькә карап, 13 көн 3–5 сәгать дәвам итәчәк. Хезмәт хакы күләме 14–15 яшьлек яшүсмерләр өчен – якынча 9 мең сум, 16–17 яшьлек укучылар өчен 10 мең сумнан артып китәчәк.
– Балаларга без мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында яхшы ял итү өчен бөтен шартларны тудырырга тырыштык. Мин балалар һәм яшьләр эшләре комитетына, мәгариф идарәсенә аерым игътибар бирүне сорыйм, – дип боерды шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

