Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Татарстанда якындагы тәүлектә һава шартларының начараюы көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булачак.
Җил көньяк-көнбатыштан 5–10 метр секунд тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда аның тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Көндез исә локаль рәвештә көчле җилнең тизлеге 15–20 м/с ка кадәр көчәячәк.
Шул ук вакытта һава температурасы җәйге җылылыкны саклап кала. Көндез термометр баганалары +21дән +26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Белгечләр яшен вакытында ачык мәйданнарда озак вакыт булмаска һәм иминлек кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.





