Гафаров: «Россия - АСЕАН» саммиты кунакларының яртысы Сабантуйга калачак»
Иртәнге 7 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Казанда Россия – АСЕАН саммитына дип килгән 364 кеше калган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте.
«Россия-АСАЕН эшлекле форумында 500гә якын бизнес вәкиле катнашты, тагын 600ләп кеше дәүләт башлыкларының рәсми делегацияләре составына керде. Иртәнге 7 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Казанда Россия – АСЕАН саммитына дип килгән 364 кеше калган», – диде ул.
Шамил Гафаров әйтүенчә, чит ил вәкилләре Сабантуйда да кунак булачак. «Аларның яртысы иртәгә безнең белән Сабантуйга калыр дип уйлыйм. Бу Россия Президенты Владимир Путинның теләге иде, кунаклар аны үтәр дип уйлыйм», – диде ул.
Билгеле булганча, кичә саммит кырларында Президент чит ил кунакларына Казанда тоткарланып, Сабантуйны күрергә тәкъдим итте.



