«Татарстанда җәй»: Сабан туе, «Уяв» һәм ачык һавада музыкаль яллар
Бу ялларда Татарстанда Сабан туе, чувашларның «Уяв» һәм мордваларның «Валда Шинясь» бәйрәмнәре узачак. Республика халкын «Спорт җире» спорт марафоны, «ЯрФест» шәһәр мәдәнияте фестивале һәм ачык һавада концертлар да көтә. Иң кызыклы вакыйгалар турында – «Татар-информ» күзәтүендә.
Казан Сабан туе дүрт мәйданчыкта узачак
Шимбә, 20 июньдә, Казанда Сабан туе узачак. Төп бәйрәм чаралары Тынычлык бистәсендә, Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күле янындагы урманда һәм Казан ипподромында була.
Бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы – Тынычлык бистәсендәге Каенлык. Монда кунакларны Татарстан районнары ихаталары, шулай ук «сабан туе – алтын мирасыбыз» дип аталган театральләштерелгән пролог та көтә. Үзәк мәйданчыкта ике меңнән артык артист, шул исәптән Илсөя Бәдретдинова һәм Салават Фәтхетдинов та катнаша.
Мәйданчыкта күргәзмәләр, мастер-класслар, милли уеннар, фотозоналар һәм балалар өчен активлыклар оештырыла. Быел Тынычлык бистәсендә беренче мәртәбә «Яшьләр Сабан туе» узачак. Монда интерактив зоналар, спикерлар белән очрашу һәм татар дизайнерлары маркеты була.
Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле янындагы урманда да бәйрәм чаралары әзерләнә. Барлык мәйданчыкларда да көрәш була, ә Сабан туеның абсолют батыры төп бүләк – «Лада Гранта» автомобиленә ия булачак.
Бәйрәм алдыннан, 19 июньдә, Казан ипподромында традицион ат ярышлары була. Гомуми приз фонды 8,7 млн сумлык 13 ярыш көтелә. Кунаклар өчен татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.
Баулы районында чувашларның «Уяв» бәйрәме үткәрелә
Шимбә көнне Баулы районында «Уяв» IV районкүләм чуваш бәйрәме үткәрелә. Традицион халык бәйрәме Потапово-Томбарлы авылында Мәдәният йорты янында уза һәм милли гореф-гадәтләр, мәдәният һәм халык иҗаты белән кызыксынучыларны үзенә җыячак. Бәйрәм 12:00 сәгатьтә башлана.
«Уяв» атамасы чуваш теленнән «уен-көлке» һәм «күңел ачу» дигәнне аңлата. Программада – халык җырлары һәм биюләре, милли киемнәрдә иҗат коллективлары чыгышы, спорт ярышлары һәм традицион уеннар.
Кунаклар чуваш халкының мәдәни мирасы белән таныша, халык көйләрен җанлы башкаруны тыңлый һәм концерт номерлары карый алачак. Программада борынгы рецептлар буенча әзерләнгән милли сый-нигъмәтләр аерым урын алып торачак.
Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, аралашу һәм туган төбәк гореф-гадәтләре белән танышу урыны булачак. Бәйрәмгә балалы гаиләләрне, яшьләрне һәм өлкән буын кешеләрен чакыралар.
Чаллыда – «ЯрФест» шәһәр мәдәнияте фестивале
Моннан тыш, шимбә көнне Чаллыда «ЯрФест» дип аталган шәһәр һәм яшьләр мәдәнияте яңа фестивале башлана. Ике көн дәвамында, 20 һәм 21 июньдә, Табиев исемендәге яр буенда дистәләгән иҗат, спорт, белем бирү һәм заманча шәһәр практикаларын берләштергән интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Оештыручылар фикеренчә, бу фестивальдә һәркем катнаша ала. Кунаклар өчен мастер-класслар, лекцияләр, кино күрсәтүләр, локаль брендлар маркеты һәм аш-су зонасы әзерләнә.
Биюләр, спорт һәм урам мәдәниятенә аерым мәйданчыклар багышлана. Программада латина, брейк-данс, йога һәм фитнес дәресләре, WorkOut буенча тренировкалар, фиджитал-баскетбол буенча ярышлар, шулай ук стрит-арт яратучылары өчен граффити-мәйданчык каралган.
Фестиваль 12:00 – 21:00 сәгатьләрдә эшли. Керү барлык кешеләр өчен дә бушлай.
Татарстан «Спорт җире» бөтенроссия марафонына кушыла
«Спорт җире» бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының муниципаль этабы Татарстанның барлык районнарында да узачак. Яшьләр көненә багышланган бәйрәм актив тормыш рәвеше алып баручыларны, гаилә командаларын һәм хезмәт коллективларын берләштерәчәк.
Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ярышлар 10:00 сәгатьтә «Олимп» стадионында башлана. Катнашучылар өчен гаилә эстафеталары, балалар һәм олылар өчен йөгереш, волейбол, баскетбол, пляж волейболы, аркан тарту, «городки», көч экстримы һәм ГТО ярышлары әзерләнә.
Әгерҗедә спорт бәйрәме «Локомотив» стадионында үтәчәк. Катнашучыларны теркәү 9:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш 10:45 сәгатькә билгеләнгән, ә ярышлар 11:15 сәгатьтә башлана. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар өчен гомуми разминка-флешмоб оештырыла.
Бу көнне спорт чаралары республиканың башка районнарында да үткәрелә. Катнашучылар өчен йога, воркаут һәм «Сәламәт арка» программасы буенча тренировкалар, шулай ук футбол һәм волейбол турнирлары әзерләнә. Җиңел атлетика яратучылар төрле дистанцияләргә күмәк йөгерештә катнаша ала. Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.
Тәтеш районында – мордва мәдәниятенең «Валда Шинясь» бәйрәме
Якшәмбе, 21 июньдә, Тәтеш районының Килдеш авылында мордва мәдәниятенең «Валда Шинясь» республика бәйрәме узачак. Кунакларны иҗат коллективлары чыгышы, милли гореф-гадәтләр, һөнәрләр һәм мордва халкыны аш-сулары белән танышу көтә.
Бәйрәм 11:00 сәгатьтә Килдеш авылында башлана. Аны мордва йолаларына һәм фольклорына багышланган театральләштерелгән пролог белән ачалар. Көн дәвамында интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, традицион уеннар һәм халык һөнәрләре эшләнмәләреннән күргәзмә-ярминкә эшләячәк.
Төп мәйданчыкларның берсе «Тәтеш ярминкәсе» була, монда сувенирлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, бизәнгечләр тәкъдим ителәчәк. Кунаклар шулай ук мордва ихаталарын карый, халыкның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныша, милли аш-суларны татып карый һәм традицион костюм элементларын киеп карый алачак.
Бәйрәм программасына милли көрәш, балалар уеннары, спорт ярышлары һәм Ватан сакчыларына багышланган экспозиция кертелә. «Валда Шинясь» Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән иҗат коллективларының зур концерты белән тәмамлана.
Ачык һавада музыкаль яллар
21 июньдә Татарстанның берничә шәһәрендә ачык һавада музыкаль чаралар узачак. Программада – яшь башкаручылар фестивале, танылган рок-хитлар концерты һәм сусаклагыч яр буе янында акустик кич.
Баулыда «Ватан» паркында 13:00 сәгатьтә «Тере вайб» фестивале үтәчәк. Сәхнәгә бөтен районнан яшь музыкантлар һәм вокалистлар чыга. Фестиваль балалар иҗатына ярдәм һәм тамашачыларны башлап килүче артистлар белән таныштыру мәйданчыгы булачак.
Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә, Чаллының «Азатлык» мәйданында «Русский рок» концерты була. Берничә буынга таныш җырлар яңача, джаз һәм импровизация элементлары белән яңгыраячак. Оештыручылар оригиналь композицияләрнең атмосферасын һәм энергетикасын саклаган, тик гадәти булмаган аранжировкалар һәм музыкаль экспериментлар вәгъдә итә.
Камера форматын яратучыларга Әлмәткә барырга киңәш итәләр. 21 июньдә, 18:00 сәгатьтә, шәһәр сусаклагычы янындагы өченче павильонда яр буенча акустик кич уза. Кунакларны саф һавада формаль булмаган шартларда акустик гитара аккомпанементына җирле музыкантлар һәм вокалистларның чыгышлары көтә.
Ялларда тагын кая барып була?
Искәртеп үтик, 1 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проектының икенче сезонына старт бирде. Җәй дәвамында республика халкы һәм кунаклар өчен концертлар, фестивальләр, спорт турнирлары, кино күрсәтүләр, мастер-класслар һәм ачык һавада башка чаралар үткәреләчәк.
Проектның иң төп вакыйгаларының берсе кабат «Күрше» фестивале була. Анда катнашучылар ишегалды бәйрәмнәре, иҗади мастер-класслар, гаилә фестивальләре, спорт ярышлары һәм күршеләр җәмгыятен үстерүгә юнәлгән башка чаралар оештыра. Быел программага мәдәни мирасны саклауга багышланган «Мирас» яңа тематик трек та кертелгән.
Җәй дәвамында республика шәһәрләрендә һәм районнарында авыл көннәре, халык бәйрәмнәре, экология акцияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр өчен спорт чаралары узачак. Балалар һәм үсмерләр өчен ачык һавада уен программалары, иҗади дәресләр һәм активлыклар әзерләнәчәк.
Кичләрен Татарстанның җәмәгать киңлекләрендә ачык һавада кино күрсәтүләр, концертлар һәм бию программалары дәвам иттереләчәк. Оештыручылар әйтүенчә, чараларның күбесе бушлай була.



