Дөбъяз мәчетенә ярдәм кирәк!
“ВТ” битләрендә Биектау районының Дөбъяз авылы мәчетенә ярдәм кирәклеге хакында язма дөнья күргән иде. Без ул чакта төзелеп килүче мәчетне күреп кайттык. Әле дә мәчеттә төзелеш эшләре дәвам итә.
Гөлсинә апа Галимова – авылга яңа мәчет салдыру өчен янып йөрүчеләрнең берсе.
– Бу мәчетебез дә бик кадерле безгә. Ничә еллар хезмәт итте. Кеше сыймый башлагач, яңасы кирәк, дидек. Рамазан аенда тәравихка килүчеләргә урын җитмәде. Мәчеттә аш уздырыйк дисәк тә, урыны бик тар. Ә дәресләр уздыра башласак, бер бүлмәдә ирләр дә, хатыннар да утыра, – дип сөйли Гөлсинә апа. – Авылыбыз зур. Җәйге чорда 5 меңләп кеше яши бездә. Дингә тартылучылар күп. Безнең яклар милләтебезгә асыл ир-егетләр, ханымнар бүләк иткән! Әнә шуларны уйлыйм да, мәчетебезнең диварларын түбә астына кертә алсак иде, дим. Берәүнең дә йорты түбәсез түгел бит! Үзебез исән-сау чакта барысын да тәртиплисе иде. Иске мәчетебезгә тимибез. Анысын яңасы белән бер түбә астына кертергә ниятлибез. Ничек кенә тырышсак та, бөтен әйбер матди якка килеп төртелә. Ничек тә мәчетне төзеп бетерәсе иде.
Мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр шушы сылтама аша керә ала.




