Татарстанда яңгырлы һәм җылы һава торышы көтелә
Бүген, 24 августта, республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр, көндез һәм кичен кайбер районнарда көчле яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, иртән, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр җитә.
Төнлә температура +9..+14, көнбатышта +19 градус җылы, көндез +23..+28 градуска кадәр җылы булачак.


