Путин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре бирү турындагы указга кул куйды.
Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган. «Ата-ана даны» ордены белән Рәдис Рәис улы белән Наилә Рәис кызы Сәмиевлар бүләкләнде.
Югары бүләккә ир белән хатын гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен лаек булдылар.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгының бүлек башлыгы Раиф Ришат улы Вафин Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре булды. Мактаулы исем физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Илгизәр улы Абрахманов Россия Федерациясенең атказанган артисты булды.
«Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән шул ук театр артисты Илдар Зиннур улы Хәйруллин — илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бүләкләнде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.




