Путин, Лукашенко һәм Сабантуй: Метшин Казанның АСЕАН саммитына әзерлеге турында сөйләде
Бу атнада Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты узачак. Моннан тыш, шәһәр халкын һәм кунакларны Сабантуй, шулай ук Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан чаралар да көтә. Халыкара форумга, бәйрәм программасына һәм хәтер акцияләренә әзерлек турында Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә сөйләделәр.
Казан халыкара саммит уздырырга әзер
Казан Россия – АСЕАН саммиты уздырырга тулысынча әзер – ул Татарстан башкаласында 17 – 19 июньдә узачак. «Халыкара форум катнашучыларын кабул итү өчен рәсми делегацияләр маршрутлары буенча җиде юлны төзекләндерделәр һәм шәһәрнең чәчәкләр белән бизәлешен өч тапкырга арттырдылар», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Алда чиктән тыш җаваплы атна көтә. Инде иртәгә Казанга саммитта катнашучылар килә башлый. Шәһәр чара уздырырга тулысынча әзер. Бик кыска вакыт эчендә гаять күп эш башкарылды», – диде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренчә, эшләнгән эшләр узган атнада Казанда булган Коллектив иминлек килешүе оешмасының Тышкы эшләре министрлары советы утырышы тарафыннан югары бәяләнгән инде.
«Һәр халыкара чара Казаныбызның һәм безнең кунаклар кабул итү күнекмәбезне – аэропорттан башлап, кунакханә хуҗалыгына кадәр – яңа дәрәҗәгә күтәрә. Бу шәһәрнең барлык хезмәтләре өчен дә зур җаваплылык», – диде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитын елның иң әһәмиятле халыкара вакыйгаларының берсе дип атады. Саммитта Россия Президенты Владимир Путин да катнашырга планлаштыра. Илсур Метшин сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге чаралар уздыру Татарстан башкаласына булган зур ышанычны раслый һәм шәһәрнең алга таба үсешенә булыша.
Саммитта Лаос вәкилләре катнашыр дип көтелә. Мэр узган атнада Казанга кайтарылган ике фил өчен шәһәрнең Лаоска шәхсән рәхмәт белдерү форсаты булыр, дип ышана.
Саммит катнашучылары иминлеген тәүлек әйләнәсе тәэмин итәчәкләр
Казанга Россия – АСЕАН саммитына 14 чит ил делегациясе, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль сәркатибе һәм Белоруссия Президенты Александр Лукашенко киләчәк. Форумда катнашучыларның иминлеген саклау өчен шәһәрдә чаралар уздыру мәйданчыкларында һәм кунаклар яшәгән урыннарда саклау чараларын ныгытачаклар, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ринат Габитов.
Саммитның төп мәйданчыклары – Камал исемендәге театр һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, монда 17 – 18 июньдә эшлекле чаралар узачак. Өстәмә программа Уникаль осталык үзәгендә һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта планлаштырылган.
Кунакларны урнаштыру өчен 30 кунакханә әзерләнгән, аларның унысы рәсми делегацияләр һәм беренче затлар өчен. Бу объектларда тәүлек әйләнәсе саклау һәм тикшерү оештырыла. Калган урыннарда 15 июньнән тәүлек әйләнәсе полиция постлары эшли башлый.
Кортежлар парковкасы өчен «Ак Барс Арена» янындагы стоянка билгеләнгән, ә объектларда һәм маршрутларда хокук тәртибен саклау өчен Казанга Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекчәләреннән һәм илнең башка төбәкләреннән хезмәткәрләр киләчәк.
Халыкара форум уздыру сәбәпле, шәһәр халкына һәм кунакларга аэропортка баруны алдан ук планлаштырырга киңәш итәләр. Якындагы көннәрдә аэропортка бару өчен иң уңайлысы аэроэкспресс булачак.
«Чикләүләрнең кайсы вакытка һәм юлларның кайсы өлешләрендә кертеләчәге турында халыкка алдан ук хәбәр итүегезне үтенәм. Хәрәкәтне алдан ук планлаштырып куярлык булсын. Авиарейслар һәм тимер юл элемтәсе расписаниеләре үзгәрешсез кала. Казан аэропортына кадәр аэроэкспресс рейслары саны арттырылачак. Шуңа күрә бу көннәрдә очарга җыенган кешеләр мөмкинлек булганда аэроэкспресстан файдалансын иде», – диде Илсур Метшин.
Казанда Сабантуй дүрт мәйданчыкта узачак
Бу атнада Казан халкын һәм кунаклары тагын бу зур чара – Сабан туе көтә. Бәйрәм 19 һәм 20 июньдә Казан ипподромында, шулай ук Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, Аккош күлендә узачак, дип сөйләде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Авзалов.
19 июньдә ипподромда традицион ат чабышлары уза. Кунакларны гомуми приз фонды 8,7 млн сумлык 13 ярыш һәм чабыш көтә. Ярышлар 17:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Кич тамашачылар өчен Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов һәм башка җырчылар чыгыш ясаячак.
Төп чаралар 20 июньдә үтәчәк. Үзәк мәйданчык Тынычлык бистәсендәге Каенлык була. Анда Татарстан районнары 11 аутентик ихата һәм «Сабантуй – алтын мирасыбыз» театральләштерелгән пролог әзерләнгән.
Тынычлык мәйданында 2 меңнән артык артист чыгыш ясаячак. Концерт программасында Илсөя Бәдретдинова һәм Салават Фәтхетдинов та катнаша. Кунаклар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, милли уеннар, тематик фотозоналар һәм балалар өчен аерым программа әзерләнә.
Тынычлык бистәсендәге Сабантуйда быел беренче мәртәбә «Идел» журналы белән берлектә Яшьләр Сабан туе» мәйданчыгы оештырыла. Кунаклар өчен интерактив зоналар, яшьләр арасында популяр булган спикерлар белән очрашулар, милли уеннар һәм татар дизайнерлары ярминкәсе оештырыла.
Дәрвишләр бистәсендәге һәм Аккош күлендәге мәйданчыкларда да концерт һәм мәдәни программалар әзерләнгән. Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйның төп музыкаль вакыйгасы Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгышы була. Барлык мәйданчыкларда да көрәш уздырыла, бәйрәмнең абсолют батыры «Лада Гранта» автомобиленә ия булачак.
Сабантуй кунаклары өчен төп бәйрәм мәйданчыкларына кадәр өстәмә маршрутлар, шаттллар һәм шәһәр яны поездлары оештырыла. Шәһәр халкына һәм кунакларга җәмәгать транспортында йөрергә киңәш итәләр, чөнки чаралар уздыру урыннары янында шәхси автомобильләрне калдыру кыенрак булачак.
Тынычлык бистәсендәге Каенлык урманына кадәр иртәнге 8:00 сәгатьтән һәм бәйрәм төгәлләнгәнче метро станцияләре һәм шәһәрнең эре транспорт узелларыннан махсус автобуслар йөриячәк. Моннан тыш, мәйданчыкка Казан-1 станциясеннән «Каенлык урамы» тукталыш пунктына кадәр электричкада да барып була.
Аккош күле янындагы Сабантуй мәйданына баручылар өчен «Ремплер торак массивы» тукталышыннан бушлай шаттллар оештырыла. Бу тукталышка кадәр шәһәр автобусларында барып җитеп була, шулай ук Аккош күле станциясенә тикле шәһәр яны поездлары да йөриячәк.
Кунаклар Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык урманына кадәр Себер трактындагы «Турбокомпрессор» парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан махсус шаттлларда бара ала.
Бәйрәм уздыру көннәрендә Тынычлык бистәсе тирәсендә транспорт хәрәкәте схемасы да үзгәрәчәк. 19 июнь, 17:00 сәгатьтән, 20 июнь, 17:00 сәгатькә кадәр бер участокта Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр берьяклы хәрәкәте оештырыла.
Урман шәһәрчегендә яшәүчеләр өчен ике яклы хәрәкәт саклана, Бертуган Батталовлар урамыннан Оренбург трактына чыгу мөмкинлеге була. Шәһәр халкын сәфәрләрне планлаштырганда вакыт үзгәрешләрен исәпкә алырга сорыйлар.
Казанда Хәтер һәм кайгы көнен уздыралар
Әлеге атна Казанда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар белән төгәлләнәчәк. Алар 21 һәм 22 июньдә Җиңү паркында һәм шәһәрдәге башка урыннарда үтәчәк, дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре буенча шәһәр комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков.
21 июньдә Җиңү паркында «Сугышның утлы картиналары» халыкара акциясе узачак. Шәһәр халкы һәм яшьләр оешмалары активистлары яндырган 40 меңнән артык шәм белән Брест крепосте оборонасы җитәкчеләренең берсе булган, Казан губерниясендә туган Пётр Гавриловның сурәте ясалачак.
Шул ук көнне Казан югары уку йортлары студентлары Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Җәлил» театральләштерелгән музыкаль куелыш күрсәтәчәк.
Хәтер чаралары 22 июньгә каршы төндә «Хәтер шәме» акциясе белән дәвам итә. Анда катнашучылар Горький паркындагы Билгесез солдат һәйкәленнән Җиңү паркына кадәр барачак һәм Мәңгелек утка шәмнәр куячак.
22 июньдә, иртән, «Мәңгелек ут» мемориалы янында дәүләт хакимияте органнары, ветераннар оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашында чәчәкләр салачаклар.
«1941 елның 22 июне вакыйгаларын хәтерләү – үткәннәргә мөрәҗәгать кенә түгел, ә киләчәк алдында җаваплылык һәм тынычлыкның никадәр нәзберек булуын искәртү дә. Бу көн төрле буын кешеләрен һәм милләтләрне берләштерә, тарихи хакыйкатьне сакларга булыша. Безнең бурыч – бу вакыйгаларны хәтерләү, алар турында шундый хәтер акцияләре ярдәмендә балаларга һәм яшьләргә җиткерү», – дип йомгаклады Илсур Метшин.




