Онкоүзәк тормышы – «Балаларына терәк булырга теләп, әниләр чәчләрен пеләшкә кыра»
Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгендә нәни пациентлар көне-төне авыру белән көрәшә. Кайвакыт бу авырулар хөкем карары кебек тә яңгырый. Алар моны җиңә, нормаль тормышка кайта, мәктәпләргә, аннан югары уку йортларына укырга керә һәм гаилә коралар. Бу – могҗиза һәм аның чынга ашуында шәфкать туташлары – саклаучы фәрештәләрнең дә роле гаять зур. Алар гел янәшә, процедуралар вакытында баланың кулларын тотып тора, әти-әниләре өчен кирәкле сүзләрне таба, курку-шомнан арындыра һәм өмет бирә.
8 сентябрьдә Балалар гематологиясе һәм онкологиясе бүлеге шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Татар-информ» балалар онкология үзәгендә 1990 елларда бирле шәфкать туташы булып эшләүче Гөлнара Галләмова белән сөйләште.
Гөлнара Галләмова
«Кечкенәдән үк балалар белән эшләргә теләдем. Мәктәптән соң Казан медицина көллиятенә укырга кердем һәм аны тәмамлагач Республика балалар клиник хастаханәсенә билгеләделәр. Мине беренче соматик бүлеккә эшкә кабул иттеләр. Анда 10 гематологик урын бар иде. 1994 елда ДРКБның икенче корпусы ачылды һәм мин 45 урынлы яңа онкогематология бүлегенә эшкә күчтем. Биш ел элек ачылган онкоүзәк бүген 100 пациентны кабул итә ала», – дип сөйләде Гөлнара Галләмова.
Гөлнара ханым үзенең иң беренче эш көнен җентекләп хәтерләми инде – шушы еллар дәвамында вакыйгалар бик күп була. Ләкин бер нәрсә гомерлеккә хәтергә уелып кала: эш бик күп була, ДРКБга бик катлаулы хәлдәге пациентларны алып киләләр. Персонал җитми, күпләр моңа түзә алмаган һәм киткән – иң чыдамнар гына калган.
«Бүген һәр кирәккән саен венаны тишәсе түгел, балага авыртмый һәм куркыныч түгел»
Гөлнара сүзләренчә, балалар онкологиясендә 36 ел шәфкать туташы булып эшләгән дәвердә бөтен нәрсә диярлек үзгәреп бетә. Ул эшли башлаган чорда медицина кораллары күп тапкыр кулланыла торган була әле – аларны үзләре стерильләштерәләр. Бүген исә, медперсонал арсеналы бөтенләй башка төрле.
«Ул чорларда бернинди заманча аппаратура да юк иде әле. Веналарга да бары тик инәләр белән генә керә идек. Кул хәрәкәтләнсә ул инә чыгып та китә иде. Хәзер безнең эшне периферия һәм үзәк вена катетерлары бик җиңеләйтә – инъекция ясаган яки системаны алыштырган саен венаны тишәргә кирәкми, ә балага авыртмый һәм куркыныч та түгел. Без катетрларны берничә көнгә дә, айга да куя алабыз», – дип аңлатты Гөлнара Галләмова.
Онкологиядә порт-системалар актив кулланыла – әлеге зур булмаган җайланмаларны тире астына куялар һәм ул венага керү проблемасын озак вакытка хәл итеп куя. Система биш елга кадәр хезмәт итә һәм өстенлекләре дә бик күп: аның ярдәмендә тамырларны даими уколлардан саклап була, ялкынсыну һәм инфекция эләгү куркынычы юк, ә шәфкать туташына гел-гел вена эзләп азапланасы юк.
«Моннан тыш, без авыртуны баса торган кремнар кулланабыз, аны сөрткәч, бала инә кадаганны сизми. Әгәр элек шәфкать туташлары кечкенә кранны ачып, капельница куйгач күпме дару яки эремә акканын санаса, бүген бу эшләр автоматлаштырылган – мин бары тик программаны гына кушып җибәрәм. Бу бик уңайлы, чөнки безнең пациентларны дәвалау бертуктаусыз алып барыла», – диде шәфкать туташы.
«Шәфкать туташлары әти-әниләр өметләрен өзмәсен дип тырыша»
Гөлнара Галләмова тәүлекләп: иртәнге сигездән икенче көнне иртәнге сигезгә кадәр эшли – яки төнге сменага чыга: кичке 16 сәгатьтән иртәнге сигезгә кадәр эшли.
«Сменаны башлагач, мин пациентларны, табиб билгеләмәләрен кабул итәм, медикаментлар барлыгын тикшерәм. Төнге сменаларда кулдашым белән бергә эшлибез. Бездә бу синең пациент, бу минеке дигән бүленеш юк. Безнең бурычлар бүленгән, билгеләнгән, әмма без бер-беребезгә гел ярдәм итәбез», – дип сөйләде ул.
Сменада төрле хәлләр булырга мөмкин: пациентларның каны китәргә, кан басымнары нык төшәргә, анафилактик шок барлыкка килергә мөмкин. Шәфкать туташы үзенең җаваплылык зонасында булган кешеләр белән нәрсә булганын барысын да белергә тиеш.
«Һәм бу эштә безгә әти-әниләр булыша. Безнең бөтен пациентлар белән дә палатада аларның әти-әниләре, әби-бабалары бар. Алар безнең иң яхшы ярдәмчеләр. Шәфкать туташының бурычлары, пациентлары бик күп, ә һәр олы кеше бала белән нәрсә булганы абайлый ала. Температурасын, косканмы-юкмы икәнен әйтә. Иң вак кына детальләр дә бик мөһим, чөнки кайвакыт алар котылгысыз реакцияләр турында аңлата да инде», – диде Гөлнара Галләмова.
Әти-әниләр алыштыргысыз ярдәмчеләргә әйләнә. Бу бигрәк тә үзләре янына чит-ят кешеләрне җибәрми торган кечкенә балалар белән актуаль. Ә вакыт узгач күнегәләр, тыңлыйлар, гүя үз хәлләренең бөтен җитдилеген аңлыйлар.
«Әти-әниләр белән дә эшләргә туры килә. Алар балаларыннан ким борчылмый, хәтта ныграк та борчыла әле. Әмма шәфкать туташлары әти-әниләр өметләрен өзмәсен дип тырыша. Әниләр бер-берсенә бик булыша. Чәй табыннары ясыйлар, пицца китертәләр, бер-берләрен сыйлыйлар, хәтта туган көннәрне дә бәйрәм итәләр. Алар гадәти тормыш алып барырга тырыша», – диде шәфкать туташы.
«Керфекләр дә, чәчәләр дә үсәчәк, дип вәгъдә итәбез»
2 нче бүлектә 25 урын бар. Монда төрле яшьтәге балалар ята. Хәтта бик кечкенәләр дә була: 15 ел элек аларга нибары 40 көнлек баланы китерәләр. Онкология яңа туган баланы да аяп тормаган.
«Ул ДРКБда ярты елдан артык ятты – бу аз вакыт түгел. Бәхеткә, аны дәвалый алдылар. Без ул малай белән элемтәне югалттык, тик аның тормышы турында бик беләсе килә», – диде шәфкать туташы.
Шәфкать туташы эшендә әллә нинди серләр юк, ди Гөлнара ханым. Иң кечкенә балаларны яраткан мультфильмнары яки уенчыклары турында сораштырып хәйләли. Ә үсмерләр белән бераз башкачарак, ди ул. Алар инде барысын да аңлый һәм шуңа катлаулырак та. Онкология авыруларын дәвалаганда еш кына чәч коела, ә яшь пациентлар өчен бу чын фаҗига.
«Кызларның чәче коела башласа, аларда депрессия башланырга мөмкин. Малайлар да бик авыр кичерә. Кайвакыт хис-кичерешләре аркасында терапия кабул итүдән дә баш тарталар. Сөйләшергә, тынычландырырга, аңлатырга туры килә. Без дәвалану курсы узган һәм хәзер ДРКБга бары тик аена бер мәртәбә терапиягә йөргән кешеләрне мисалга китерәбез. Керфекләр дә, чәчәләр дә үсәчәк, дип вәгъдә итәбез. Хәтта улларына яки кызларына таяныч булыр өчен әниләрнең дә чәчләрен пеләшкә алдырган очраклар була», – дип сөйләде шәфкать туташы.
Табиблар һәркемгә үзгә мөнәсәбәт таба. Кемдер китаплар укырга ярата – алар белән китаплар турында сөйләшәләр. Кемдер кино белән мавыга – аннан сюжет турында сораштыралар. Алар пациентларга үз эчләренә бикләнергә, йомылырга, авыруга үсмер баланы сындырырга ирек бирмәскә тырыша.
«Палаталарда 15 яшьлек һәм 2 яшьлек бала ятарга мөмкин»
Бүлектә «батырлык тартмасы» дигән бер гадәт тә бар. Анда дәваланган вакытта балаларга теләктәшлек күрсәтеп, уенчыклар һәм бүләкләр салалар. Әти-әниләр еш кына тапкырлык та күрсәтә. Баласының зәвыгын белгән әти-әни, тартмага ул теләгән уенчыкны сала. Мондый кечкенә сөенечләр сабыйларга борчылулардан арынып торырга, кәефләрен күтәрергә булыша, ышаныч өсти.
Онкология бүлегендәге балаларны уртак бәла һәм уртак өмет берләштерә – монда көлүләр, мыскыл итүләр, аерулар юк, барысы да бертигез.
«Күрше палаталарда 15 яшьлек һәм 2 яшьлек бала ятарга мөмкин, алар якынаеп бетә. Алар волонтёрлар оештырган мастер-классларга бергәләп йөри. Әйтик, бездә сәйлән үрү дәресләре була. Беләзек үрергә малайлар да теләп йөри. Күрәсең, онытылып торасылары киләдер. Алар монда эшләгән эшләрне, бәлки, гадәти тормышта эшләп тә карамаслар иде», – дип сөйли Гөлнара Галләмова.
Ремиссиягә чыккач элекке пациентлар биш ел дәвамында ДРКБда күзәтүдә була. Алар поликлинкага профильле белгечкә күренергә килә, әмма еш кына бүлеккә дә кереп чыгалар. Үзең коткарырга ярдәм итешкән балаларны күрү бик күңелле, ди Гөлнара ханым.
«Яхшыга ышану һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә»
Онкология бүлегендә эшләүнең иң авыр ягы – югалтулар. Гөлнара ханым алар турында сөйләшергә яратмый – бу хакта уйлау да күздән яшь китерә. Әмма җиңүләр җанны җылыта һәм алга таба барырга ярдәм итә.
«Остеосаркома аркасында аягы ампутацияләнгән бер кыз истә калды. Бер караганда, нормаль тормыш беткән кебек, тик ул бирешмәде. Матурлык бәйгеләрендә җиңде. Аңа протез куйдылар, ләкин аңа беркем дә игътибар итми, үзе дә бер җирдә дә сөйләп йөрми. Дәваланудан соң шундый тормыш алып бара, үзен бернидә дә чикләми. Без аны социаль челтәрләрдә дә күрдек, дәвалаучы табибы да шундый мәгълүмат җиткерде. Ул безнең белән бергә сөенде, барысын да күрсәтте», – дип исенә ала шәфкать туташы.
Гөлнара Галләмова сүзләренчә, шушындый тарихлар эшләргә этәргеч бирә дә инде. Нәтиҗәне күргәч, заяга эшләмәвеңне аңлыйсың, ди ул.
«Моны кызыклы һәм мөһим дип кабул итмәгән кешеләр биредә калмый. Онкологиядә эшләгән еллар дәвамында аңлаган иң мөһим нәрсә – тормыш кыйммәтенә төшенү. Сәламәтлек барыннан да мөһимрәк. Үзеңне сакларга, якыннарыңны яратырга һәм, нәрсә генә булса да, бирешмәскә кирәк. Яхшыга ышану һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Мин борчылуларны өйгә алып кайтмаска тырышам, тик гел барып кына чыкмый. Ял көннәрендә дә хезмәттәшләремә шалтыратып теге яки бу пациент турында белешәм», – дип йомгаклады Гөлнара Галләмова.




