Миңнеханов республика икътисадында узган ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында республиканың узган елгы макроикътисадый күрсәткечләренә уңай бәя бирде.
“Мидхәт Рәфкать улы (Шаһиәхмәтов) безнең эш нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Барлык кыенлыкларга да карамастан, алар уңай: тулай төбәк продукты да, сәнәгать җитештерүе күләме дә, төп капиталга инвестицияләр дә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, бу – Татарстан командасы эше нәтиҗәсендә генә түгел, ә Россия Президенты Владимир Путин йөзендә ил җитәкчелеге, федераль министрлыклар һәм үсеш институтлары ярдәме белән дә ирешелгән.
“Минемчә, без лаеклы эшләдек. Аңлашыла, сораулар туачак. 2026 ел гади генә булмаячак, әмма барлык мөмкинлекләребезне туплаячакбыз, федераль үзәк ярдәменә таяначакбыз. Бик күп федераль программалар, илкүләм проектлар гамәлдә. Без аларның барысында да актив катнашырга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


