Элеккеге министр эзләүгә игълан ителгән
Элекке элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров эзләүгә игълан ителгән. Аның турында тиешле ориентировка Эчке эшләр министрлыгы сайтында барлыкка килгән.
Исегезгә төшерәбез, Никифоров «Finiko» финанс пирамидасы турындагы җинаять эшендә фигурант булып тора. Аңа читтән торып оешкан җинаятьчел берләшмә төзүдә һәм аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләү белдерелгән.





