Татарстанда 2,2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган
Татарстанда ашлык культуралары уңышын җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә 589 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган — бу планның 53 процентын тәшкил итә. Барлыгы 2 миллион 218 мең тонна ашлык җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 37,7 центнер тәшкил итә.
Урып-җыю эшләре турында Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Хәзерге вакытта тагын 515 мең гектар ашлык культураларын җыеп аласы бар. 29 районда язгы бодайны суктыруга керешкәннәр. Аның мәйданы 246 мең гектар булса, бүгенгә 18 мең гектары җыеп алынган.
Миңзәлә һәм Әлки районнарында эшләр аеруча нәтиҗәле бара — анда ашлык культуралары мәйданнарының 70 проценттан артыгы җыеп алынган. Тәтеш һәм Аксубай районнарында уңышлылык югары дәрәҗәдә — гектарыннан 50 центнердан артык.
Уҗым рапсын җыюны 12 район тәмамлаган. Республика буенча мәйданнарның 86 проценты суктырылган, тагын 4,5 мең гектарны җыеп аласы бар. Барлыгы 59,5 мең тонна майлы орлык җыелган, уңышлылык — гектарыннан 21 центнер. Рапс урып-җыю чорында аграрийларга әйләнештәге акчаларын 1,5 миллиард сумга тулыландырырга мөмкинлек биргән.
Шул ук вакытта уҗым культураларын чәчү дәвам итә. Бүгенгә 54 мең гектар рапс һәм 35 мең гектар ашлык культуралары чәчелгән. Арыш һәм бодай өчен хәзер чәчүнең иң кулай вакыты. Рапсны туфрактагы дым җитәрлек булганлыктан, 25 августка кадәр чәчәргә мөмкин.
Марат Җәббаров синоптиклар фаразы буенча алдагы ике атнада җылы һәм явым-төшемле һава торышы көтелүен искәртеп, уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен урып-җыю эшләрен мөмкин кадәр көчәйтергә кушты. Шулай ук ашлыкны вакытында чистарту һәм киптерү җайланмаларын тәүлек әйләнәсе эшләтү мөһимлеге билгеләп үтелде.

