ТР Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиев янында урын алды
Казанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышы ачылды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе ТР Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисабы булачак. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов алып бара. Парламентның 17 мартта узган утырышында Фәрит Мөхәммәтшин депутат һәм парламент спикеры вәкаләтләреннән вакытыннан алда баш тартты. Ул ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе булды. Парламентның элеккеге җитәкчесе утырышта катнаша һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев янында урын алды.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.






