Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларның гаиләләренә 2 млн сум түләнәчәк
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә 2 млн сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган.
Зыян күрүчеләргә исә алган җәрәхәтләренең авырлыгына карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, билгеләнгән нормативлар нигезендә, һөҗүм нәтиҗәсендә өлешчә яки тулысынча югалтылган мөлкәт өчен дә компенсация алу мөмкинлеге каралган.
Барлык түләүләр дә гамәлдәге тәртип һәм билгеләнгән норматив документлар нигезендә башкарылачак.




