Чирмешән мәктәбендә батырлар истәлегенә чаңгы ярышлары көтелә
Чирмешән мәктәбе стадионында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр райондашларыбыз истәлегенә районкүләм чаңгы ярышлары узачак.
(25 февраль, “Апастово-информ”).
Ярышлар 28нче февраль көнне 13.00 сәгатьтә башланачак. Программада якташ җырчыларның, җирле үзешчәннәрнең чыгышлары да каралган. Спорт чарасында катнашучыларга һәм кунакларга тәмле коймак, кайнар чәй дә оештырылачак. Ярышларда өлкәннәр дә, яшьләр дә катнашырга мөмкин. Җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә. Чаңгыларны үзегез белән алып килүегез сорала. (0+)




