Рөстәм Миңнеханов Росаккредитация җитәкчесе Дмитрий Вольвач белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аккредитация буенча федераль хезмәт (Росаккредитация) җитәкчесе Дмитрий Вольвач белән очрашты. Очрашу Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында узды.
Очрашуда аккредитация өлкәсендә, шул исәптән хәләл өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Россия сертификация органнары арасында беренче булып «Хәләл» буенча яңа ГОСТына туры килү-килмәве турында Росаккредитация тикшерүен уңышлы узган иде. \
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Вольвачка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.






