«Эз»: Туфан Имаметдиновның кытай проекты шәп! Максаты нидә – белмим
Туфан Имаметдинов һәм аның «Әлиф» командасы аз санлы халыклар язмышы турында «Эз» спектаклен чыгарды.
«Эз» спектакле «Әлиф» берләшмәсе белән «Дяланшань» театр фестиваленең уртак проекты – мөгаен, Татарстан һәм Кытай копродукциясе дияргә мөмкиндер, чөнки иҗади команда ике илнең ике халкы вәкилләре. «Әлиф» командасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәтле – Кытайның көньягындагы провинцияләрендә һәм Вьетнамда яшәүче халыкның мәдәниятенә кагылышлы проектны тормышка ашырырга республика булышкан. Ляншань мәдәни туризм һәм «Уцай Юнься Нью Артс» төркемнәре дә ярдәм күрсәткән.
Әлеге проектның башында «Әлиф» спектакленең Кытайга — «Дяланшань» театр фестиваленә баруы тора. «Әлиф» кебек спектакль тәэсир итми калмый, шундагы продюсерлар белән аралашып, Кытайда яшәүче и халкы турында да спектакль чыгару идеясе туган.
- Хәтерләсәгез, «Әлиф» спектаклендә Нурбәк Батулла комда бии һәм хәрәкәтләре белән гарәп хәрефләре ясый. Әлеге хәрефләрдән Тукайның «Туган тел» шигыре хасил була. Сүз уңаеннан, Нурбәк Батулла әлеге хореографик спектакль өчен «Алтын битлек» театр премиясен дә алды.
«Эз» — и халкы риваятьләре һәм заманча драматургия нигезендә куелган хореографик спектакль. Спектакль ике халык вәкилләре кушылуы белән кызыклы. Конструкциясе шул ук «Әлиф»неке: өчәү («Эз»дә 4 кеше) җырлап тора, бер («Эз»дә 2 кеше) кеше биеп тора. Төп биючеләр — и халкы кызы У Цзымо («Уцай Юнься» төркеме) һәм татар егете Нурбәк Батулла. И халкы ягыннан вокал: Лю Хиу, Ша Чжигуо, Ван Ян, Тэцзю Рига, Шэнэр Апэй, Шама Гоцин, Алай Мухай («Уцай Юнься» музыкаль театры). Татар ягыннан вокал: Татьяна Ефремова, Әдилә Мөбәрәкова, Венера Шәйдуллина.
Хореографик-музыкаль спектакльнең сюжеты/аңлатмасы «бәетләр» дип бүленеп, кара стенага яктыртып язылган. Тамашачыга и кызының традицион язмышы күрсәтелә. Аның тууын, үсүен, гашыйк булуын, ата йортыннан китүен, кияүгә чыгуын, бала тудыруын, атасын соңгы юлга озатуын күрәбез. Аның мәхәббәте булган егетне Нурбәк Батулла башкара. Ул и егетеме, әллә татар егетеме – мин аңламадым. Спектакльнең рәссамы Туфан Имаметдиновның хатыны Лилия Имаметдинова ясаган костюмнар буенча фикер йөрсәк, татар егете кебек – чөнки татар бизәкле кыска камзул кигән иде. Бу урында итальян драматургы Карло Гоцци каләме аша дөньяга танылган данлыклы сюжеттагы кытай кызы Турандыкка гашыйк булган ногай/татар егете Калаф та искә төшеп китә, әмма биредә егетебезгә сынаулар аша үтәсе булмый. Монда уртак мәхәббәт – уртак бию һәм «син – минеке, мин – синеке», Аллаһу әкбәр!
Аннары сугыш башлана, ир сугышка китә, сугыштан кайткач йорт сала, дөресрәге, үзе салмый, осталар яллый бугай, алар сала, егет карап тора – бию хәрәкәтләре шулай аңлашылды.
Спектакльдә җыр һәм бию синтезы кызыклы эшләнгән, борынгы кытай фәлсәфәсендәге инь һәм янь кебек и биюе дә, татар-керәшен җырлары да бербөтенгә әверелгән. Хәтта сюжетны да онытып, кара стенада тиз генә янып алган текстны да күрмичә, тамашага чумасың. Тамашаның режиссёры Туфан Имаметдинов күзаллавында Нурбәк Батулланың кем булып биюен ачыклап та тормыйча, спектакль эчендә эрисең. Керәшен кызы Татьяна Ефремованың — сәхнәдәге тамашаның төп геройлары кайсы халык булуына карамастан үз халкының сөекле кызы булып калган җырчы кызның – тавышы әсирләндерә.
Бу копродукциянең нигә кирәклеген аңламасам да, Туфанның кастингына һәм оештыра белү сәләтенә сокланмый мөмкин түгел – сәхнәдәге һәр артист кына да түгел, бу тамашаны оештыруда катнашкан музыкант Ислам Вәлиев тә, хореограф Марсель Нуриев та, продюсер/администратор Алёна Батулла да – барысы да үз урынында.
Тамашага сокланган хәлдә тагын бер тапкыр кабатларга мәҗбүрмен – бу тамашаның асылы нидә соң? Әлеге проект өчен акча соралганда нинди аргументлар китерелгән икән? Әйтик, Нурбәкнең Кытайга барып ичә (и халкы биегәнчә) биюненнән ни мәгънә? Бу тамаша халыклар дуслыгымы соң? Аз санлы халыкларга ярдәмме?
И халкы (йи, ицзу, носу, лоло) нигездә, Кытайда һәм бер өлеше Вьетнамда яши торган халык, саны 8-10 миллион чамасы, 9 телдә сөйләшәләр. Татарларның да җир йөзендә шул чама булуын искә алсак, параллель үткәрәсең дә, «ике аз санлы халыкның» уртак проектын ясыйсың да куясың – беренче карашка шулай тоела. Мәкаләнең баш исеме итеп тә чыгарырга була!
Шулай да, гафу... Әлбәттә, миллиард ярым халык яшәгән Кытайда 7 миллион и халкы – аз санлы халык. 146 миллион кеше яшәгән Россия өчен 7 миллион татар аз санлы халык түгел, гафу итегез! Шуңа күрә параллельләр, миңа калса, урынсыз. Халык саны бер чама булса да, бөтен нәрсә чагыштыруда күренә.
Ноябрь аенда «Әлиф» төркеме «Эз» спектаклен Кытайда күрсәтәчәк. Тагын Казанда булырмы – белмим. Тамашада катнашучы и халкы вәкилләрен Казанга китерү чыгымнарын күтәрүче булса гына инде. Халыклар дуслыгы спектакле копродукция киносы түгел лә ул – сылтама белән генә экраныңда ачылып китми…






